Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нәни кызның анасы 3 елга хөкем ителгән

Чаллы шәһәр суды биредә яшәүче хатын-кызга карата нәни кызының сәламәтлегенә авыр зыян салган өчен хөкем карары чыгарган.

«Татар-информ» судның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, бу хәл узган елның сентябрендә булган.

Сәрхуш ана үксеп елаган баласын берничек тә тынычландыра алмаган. Юату чарасын таба алмаган мәнсез хатын-кыз, нәни кызының башына учы белән 3 тапкыр сугып, сабыйның сәламәтлегенә авыр зыян салган. Суд утырышында ул баласына авыр зыян китетергә уйламаганлыгы турында сөйләгән. Килеп туган хәлгә үкенүен белдергән.

Суд аның гамәлләрен баланың сәламәтлегенә белә торып авыр зыян салу буларак бәяләгән. Хатын-кыз гомуми режимдагы колониягә 3 елга хөкем ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев