МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм. Пенсияләр, ТКХ чыгымнарын компенсацияләү һәм башка ташламалар
2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Хөкүмәт хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чараларын киңәйтүгә аерым игътибар бирә. Инде булган социаль ташламаларга һәм түләүләргә яңалары өстәлә. Бүген алар финанс ярдәменнән алып көллиятләргә һәм югары уку йортларына керүгә кадәр барлык юнәлешләрне колачлый.
Гаилә әгъзасына кемнәр кертелә?
«Хәрби хезмәткәрләр статусы турында»гы законның 2нче маддәсе нигезендә, хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына, шул исәптән МХОда катнашучыларга, түбәндәгеләр керә:
- хатыны (ире);
- балигъ булмаган балалар;
- 18 яшькә җиткәнче инвалид булган, 18 яшьтән өлкәнрәк балалар;
- мәгариф оешмаларында көндезге формада укучы 23 яшькә кадәрге балалар;
- хәрби хезмәткәрләр карамагындагы затлар.
Тәрбиядә кемнәр булырга мөмкин?
- 18 яшькә җитмәгән абыйлы-энеле, апалы-сеңелле туганнары һәм оныклары;
- яшенә һәм хезмәткә сәләтенә карамастан, әбисе, бабасы;
- ата-аналар, әгәр алар 65 яшькә (ир-атлар) һәм 60 яшькә (хатын-кызлар) җиткән яки инвалид булса.
Дәүләт зур ташламалар һәм ярдәм чаралары пакетын эшләде. Фронттагы сугышчы үз бурычын тыныч үтәсен һәм хәрби бурычларга игътибарын тупласын өчен, ул үзенең тылы, гаиләсе өчен тыныч булырга тиеш. Шуңа күрә, МХОда катнашучыларның гаиләләренә ярдәм чаралары – дәүләт кайгыртуының аерым бер өлеше. Аларга ярдәм итәргә кирәк: бу илнең иминлеге мәсьәләсе.
Түләүләр
Россия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, МХОда катнашучыларның гаиләләре кайбер түләүләргә һәм ташламаларга исәп тота ала. 2025 елның 1 апреленнән күпчелек түләүләр 14,75%ка индексацияләнгән.
2025 елда хәрби хәрәкәтләр ветераннарына нинди ташламалар каралган: тулы исемлек
Туендыручысын югалту буенча дәүләт пенсиясе түбәндәгеләрне тәшкил итә: ирекле формированиеләрдә булу чорында махсус хәрби операциядә вазыйфаларын башкарганда һәлак булган гражданнарның туганнарына һәм гаилә әгъзаларына — 17648,24 сум. Ирекле формированиедә булган, хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле булмаган махсус хәрби операция вакытында алган гариплек яки авыру нәтиҗәсендә вафат булган хезмәткәрнең туганнарына һәм гаилә әгъзаларына — 13236,12 сум.
18 яшькә җитмәгән балаларга туендыручысын югалту буенча дәүләт социаль пенсиясе:
- бер ата-анасын югалткан балаларга – аена 8824,08 сум
- ата-анасын югалткан балаларга – аена 17648,24 сум
Шундый ук суммалар 18дән 23 яшькә кадәрге балаларга, әгәр алар укыса, 18 яшьтән өлкәнрәкләргә — әгәр алар балачакта инвалид булса, түләнә.
(Дәвамы киләсе санда)
Язма үзәк матбугаттан алып тупланды
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев