Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев: «Фотога төшерегез, җибәрегез! Тиешле чарасын күрербез!»

Җитәкчебез шәһәр кешеләрен торак йортларның түбәләреннән һәм сәүдә объектларыннан кар һәм боз чистарту буенча хокук бозуларны теркәргә һәм хәбәр итәргә өндәде.

Яшел Үзәндә Эшлекле дүшәмбедә шәһәр юлларын кышкы чорда карап тору чараларының әзерлеге һәм бюджеты турында фикер алыштылар.

- Кышкы чорда юлларны карап тоту һәм җыештыру өчен Яшел Үзәндә «Коммуналь хуҗалык» МУП подряд оешмасы билгеләнде. Яшел Үзән территориясендә юл полотносын карап тоту буенча эшләр 706 900 кв.м тәшкил итә. Киләсе кышкы чорда 27 бер. техника файдаланылачак. Юл һәм тротуарларга сибү өчен 2800 кубометр чуар катнашма әзерләнде, - диде ТКХ департаменты җитәкчесе Нияз Минһаҗев.

- Барыгызны да читтә калмаска чакырам: кагыйдә бозуларны күрсәгез, фотога төшерегез һәм безгә җибәрегез! Тиешле чарасын күрербез. Үткән кыш җитешсезлекләр булуны күрсәтте. Бигрәк тә бу түбәләрдәге кар һәм боз мәсьәләсенә кагыла! Идарәче компанияләр һәм эшкуарлар хезмәткәрләре объектларның торышын игътибар белән күзәтергә тиеш! – дип белдерде шәһәр мэры.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев