Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, кадерле дуслар! Сезне чын күңелдән хезмәт батырлыгы шәһәре Яшел Үзән көне һәм Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Яшел Үзән тарихы – корабеллар шәһәрен торгызуның беренче этапларыннан алып «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән югары статуска кадәр – Татарстан белән тыгыз бәйләнгән һәм нәкъ менә шушы исемдә без кече Ватаныбызның 93нче туган көнен билгелибез.
Яшел Үзән республикадан читтә, беренче чиратта, үзенең сәнәгать гигантлары – хезмәт батырлыгы предприятиеләре: Серго исемендәге завод һәм А.М.Горький исемендәге суднолар төзү заводы, Татарстанның агач эшкәртү комбинаты белән киң танылган. Яңа производстволар барлыкка килә, шул исәптән Россиядә аналоглары булмаганнары да, бөтен муниципалитетның социаль-икътисади иминлеге үсә һәм бу, беренче чиратта, биредә яшәүчеләрнең – Яшел Үзәнне, Татарстан Республикасын һәм бөтен илебезне торгызуга, үстерүгә зур өлеш кертүче хезмәтчәннәр, иҗатчылар һәм патриотлар казанышы!
Барыгызга да нык сәламәтлек, муллык һәм иминлек, ә шәһәребезгә яңа казанышлар һәм үсеш телим!
Михаил Афанасьев, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, Зеленодольск шәһәре мэры
Нет комментариев