Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Михаил Афанасьев гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Зеленодольск районы һәм шәһәрендә яшәүче кадерле хатын-кызлар!

Сезне чын күңелдән язгы матурлык һәм мәхәббәт бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Хатын-­кыз һәрвакыт игелек, наз һәм сизгерлек гәүдәләнеше, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклаучы булган. Бүгенге хатын­-кыз тормышында күп нәрсә үзгәрде. Алар һөнәрләрендә, бизнеста, сәясәттә, иҗтимагый тормышта, иң яхшы әхлакый һәм рухи сыйфатларын күрсәтеп, зур уңышларга ирешә. Әмма йорт, гаилә, балалар теләсә кайсы кеше тормышында һаман да иң мөһиме булып кала. Боларның барысы да сезгә таяна, кадерле хатын-­кызларыбыз!

Зеленодольск районы хатын­-кызлары – укытучылар, табиблар, авыл хезмәтчәннәре, җәмәгать эшлеклеләре, хуҗабикәләр, эшмәкәрләр, җитәкчеләр бүген тормышның барлык өлкәләрендә дә мәшгуль.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгында Бөек Ватан сугышы чорында илне ирләр белән беррәттән батырларча саклаган ветеран хатын­-кызларга, бүген фронтта сугышчыларга булышкан һәм аларны өйләрендә җиңү белән көткән волонтер хатын-­кызларга аерым рәхмәт сүзләре әйтәбез.

Хезмәт сөючәнлегегез, күңел җылысы, ир-­атларны гамәлләргә рухландыра белүегез өчен рәхмәт сезгә. Барчагызга да ныклы сәламәтлек, мәхәббәт һәм уй-­ниятләрегезгә ирешүегезне телим!

МИХАИЛ АФАНАСЬЕВ, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, Зеленодольск шәһәре мэры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев