Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Минус артында – плюс, проблема артында – мөмкинлек, «юк» артында – «әйе» торырга мөмкин

Бер юлбашчының дусты булган. Һәм шул дус, ни генә булса да: «Яхшы бит бу!» – дип әйтә торган булган.

Бер вакыт болар ауга барганнар. Дус ауга кадәр патшаның мылтыгын чис­тарткан һәм корып, әзерләп куйган. Әмма ул нәрсәнедер дөрес эшләмәү аркасында, юлбашчы ялгыш аяк бармагына аткан һәм авыртудан кычкырып җибәргән. Ә дусты:
– Яхшы бит бу! – дип әйтеп куйган.
Юлбашчы ачудан чыгырыннан чык­кан:
– Ничек инде син бу хәлне яхшы дип әйтә аласың?! Мин синең гаеп белән бармагыма аттым һәм ул бик каты авырта! – Ул шуның кадәр ачуланган, дустын төрмәгә утыртырга кушкан.
Бер ел үткән, дусты төрмәдә булганлыктан, юлбашчы ауга берүзе киткән һәм кеше ашаучылар кулына эләккән. Тегеләр моны бәйләгәннәр дә ашарга җыенып, учак якканнар. Әмма кинәт кеше ашаучыларның берсе юлбашчының аягында бер бармагы җитмәвен күреп алган. Ә бу ыругның ышанулары буенча физик җитешсезлекләре булганнарны ашарга ярамаган. Юлбашчыны җибәргәннәр. Үзе атлый-йөгерә, үзе уйлый икән: «Мин дустым бармаксыз калдырганга гына исән калдым бит. Ә мин аны төрмәгә утырт­тым. Яхшы түгел!»
Сараена кайтып җиткәч үк дустын азат итәргә боерган. Аның белән очрашкан, үзе белән нәрсә булганын сөйләгән, аннары гафу үтенергә тотынган:
– Кичер мине, мин сине төрмәгә утырттым. Бу бик начар.
– Юк, бу бик яхшы! – дигән дусты.
– Ничек инде тагын яхшы? – дип аңышмыйча сораган юлбашчы.
– Чөнки, әгәр дә син мине төрмәгә япмаган булсаң, мин синең белән ауга барыр идем...
Гыйбрәт: минус артында плюс торырга мөмкин, проблема артында – мөмкинлек, «юк» артында – «әйе».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев