Яшәеш

Минниханов Казан аэропортының яңа терминалы әзерлеген бәяләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының яңа терминалын карап чыкты һәм объектның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта терминалда җиһазлар урнаштырыла һәм инженер челтәрләре тоташтырыла. Эчке бизәү эшләре тәмамлану алдында. Моннан тыш, инде дүрт телетрап урнаштырылган.
Миңнехановка шулай ук яңа һәм гамәлдәге терминалларның махсус галерея белән тоташтырылачагын хәбәр иттеләр.
Татар-информ
 

 

Нет комментариев