Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Миңнеханов Апас районында урак өстенең барышын бәяләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Апас районына эш сәфәре барышында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм басуларны карады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Районга килгәч, аңа төзелә торган сөтчелек комплексы күрсәтелде. Төзелеш эшләре 2025 елда башланган. Предприятие 400 сыерга исәпләнгән. Проект куәтенә чыккач, комплекс елына 4 380 тонна, ягъни тәүлегенә якынча 12 тонна сөт җитештерә алачак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов комбайнчылар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм район җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Апас районы башлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта урып-җыю эшләренә 76 комбайн җәлеп ителгән, эшләр актив бара. Уртача уңдырышлылык гектарыннан 38 центнер тәшкил итә. Шул ук вакытта терлекчелектә малларның баш санын арттыру буенча эшне дәвам итәргә кирәк.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районда кече хуҗалык итү формаларының яхшы үсеш алганын билгеләп үтте. Эре инвесторларның берсе сөт җитештерүне актив рәвештә арттыра һәм мөгезле эре терлек санын да ишәйтергә планлаштыра. Министр шулай ук авыл хуҗалыгын үстерү өчен каралган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов районда эшчәнлекне оптимальләштерү һәм социаль учреждениеләр ачу буенча зур эш башкарылуын билгеләп үтте.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев