Михаил Афанасьев «10 менторов» бизнес-клубында катнашучылар белән очрашты
Яшәеш

Михаил Афанасьев «10 менторов» бизнес-клубында катнашучылар белән очрашты

Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев белән берлектә “10 менторов” бизнес-клубында катнашучылар белән очрашты.

Эшмәкәрләр үзләре һәм планнары турында сөйләде. Очрашуда шулай ук Яшел Үзән районының потенциалы һәм мөмкинлекләре тәкъдир ителде. Бизнес-клубта катнашучылар, шәһәр һәм район эшмәкәрләре белән танышу өчен, Яшел Үзәндә күчмә семинар үткәрергә теләк белдерде. Шулай ук, клубның муниципалитет территориясендә бизнес-проектларын җәелдерү планнары буенча да фикер алыштылар.

"10 менторов" бизнес-клубы - ул эшмәкәрләр клубы, анда охшаш кыйммәтләр һәм остазлар табу, үз бизнесына башка күзлектән карау мөмкинлеге бар.


Нет комментариев