Миңа хәбәр итмичә генә хатыным миннән аерыла аламы? Безнең кечкенә ике балабыз бар
– Юк. Балигъ булмаган балаларыгыз булу сәбәпле , аерылышу суд тәртибендә башкарылырга тиеш.
Бары тик түбәндәге очраклар гына искәрмә була ала:
• ире суд тарафыннан билгесез югалган дип табылганда;
• ире эшкә яраксыз булганда;
• ире нинди дә булса җинаять өчен 3 елдан да артык срокка ирегеннән мәхрүм ителгәндә.
Судка мөрәҗәгать иткәндә, хатыныгыз сезгә дәгъва гаризасының күчерелмәсен, ә суд утырышка чакыру кәгазе җибәрергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев