Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Малая Красная урамында яшәүче 46 яшьлек ханымның күкрәгенә, ире пычак белән кадаган...👇👇

Ашыгыч ярдәм хезмәте бер атна эчендә 927 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 582се – шәһәрдән, 345е ра- йоннан булган. 346 кешене госпитализацияләгәннәр: 262се – шәһәрдән, 84е – районнан.

Комаров урамында билгесез кешеләр кыйнаган, баш мие җәрәхәтләнгән 41 яшьлек ир янына чакыру алынган. Зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарткан.

Гоголь урамының 45А йортының 2нче катыннан егылып төшкән 36 яшьлек иргә медиклар ярдәме таләп ителгән. Аны травматологиягә китергәннәр.

Сәйдәшев урамында биеклектән егылып төшеп зыян күргән 26 яшьлек хатын-кыз ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче алган җәрәхәтләреннән үлгән.

Медикларны Малая Красная урамында ире күкрәгенә пычак кадаган 46 яшьлек хатын-кыз янына чакыртканнар. Зыян күрүчене хирургия-
гә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев