Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Майский» теплицалар комбинаты генераль директоры яшел үзәнлеләрне бәйрәм белән котлады

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, райондашлар һәм хезмәттәшләр!

Ихластан Республика һәм Шәһәр көне белән котлауларны кабул итеп алыгыз.

Республика көне – үз Ватаны, аның искиткеч гүзәл табигате, бай тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте белән горурланучылар өчен уртак бәйрәм. Татарстан җирендә хезмәт сөючән, кунакчыл, тырыш, тарихи үткәненә хөрмәт һәм киләчәгенә ышаныч белән караучы кешеләр яши. Республикабыз Россиянең иң якты һәм кызыклы төбәкләренең берсе. Һәм без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз!

Бәйрәм көнендә барлык якташларыбызга, «Майский» теплицалар комбинаты коллективына ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм туган республикабызның чәчәк атуы хакына иҗади эшчәнлектә уңышлар телим. Һәр йортта бәхет һәм иминлек, ә һәр гаиләдә тынычлык һәм муллык хакимлек итсен. Бәйрәм белән!

Руслан Ганиев,
И.Г.Ганиев исемендәге «Майский» теплицалар комбинаты генераль директоры

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев