Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиялеләр май бәйрәмнәрендә ничек ял итә

Май бәйрәмнәрендә россиялеләрне озын яллар көтә

Май бәйрәмнәрендә россиялеләрне 29 апрельдән 1 майга кадәр һәм 6 майдан 9 майга кадәр җиде эшләми торган көн көтә, дип яза РИА Новости.
 

Работа.ру сервисының персонал һәм оештыру үсеше директоры Юлия Санина хәбәр иткәнчә, алар алдыннан кыскартылган эш көннәре булмаячак. Хөкүмәт тарафыннан быел бәйрәмнәр алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартылган өч көн билгеләнгән, болар: 22 февраль, 7 март һәм 3 ноябрь.
"Шулай итеп, 28 апрель һәм 5 май эш көннәре гадәти эш көне булачак, биш көнлек эш атнасында бу бәйрәм алды җомгасы сигез сәгатьлек эш көне булачак", диде эксперт.

Санина шулай ук майның озын бәйрәмнәре аркасында хезмәт хакын киметү законсыз, ял көннәрендә хезмәт хакы түләнергә яки ял итү белән алыштырылырга тиешлеген ассызыклады.

Шул ук вакытта, әгәр хезмәт хакы айның беренче көненә туры килә икән, эш бирүче аны хезмәткәрләргә 28 апрельдән дә соңга калмыйча түләргә тиеш булачак. Әгәр аның датасы 8-9 майга туры килсә, хезмәт хакы 5 майга кадәр түләнергә тиеш, дип аңлатты эксперт.
 

Чыганак: Татар-информ - Татарстан һәм татарлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев