Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мәгариф объектлары яңара һәм яңа балалар бакчасы төзелә

2025 елда «Яшьләр һәм балалар» һәм «Гаилә» милли проектлары буенча Татарстанда ике мәктәп һәм ике балалар бакчасы төзеләчәк.

Мәктәпкәчә учреждениеләрнең берсе Октябрьский бистәсендә барлыкка киләчәк. 260 урынлык яңа бинага «Белочка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр күчәчәк.

Зеленодольск районында кайбер мәгариф объектларында капиталь ремонт үткәреләчәк.

Муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев мәгариф идарәсе инициативасын хуплады һәм кайбер объектларны ремонтлауга республика акчаларын бүлеп бирүгә иреште. Ремонт ясалачак учреждениеләр исемлегенә Васильево бистәсеннән «Василек», «Н.Крупская исемендәге» балалар бакчалары һәм Яшел Үзән суднолар төзү көллияте кергән. Моннан тыш, өч мәктәптә – Зур Ключи, Обсерватория, Татар Танаенда азык-төлек блокларына капиталь ремонт ясалачак.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев