Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

– Мәчеттә җыелып Җеназа намазын укыганда хатын-кызлар артта басып тора, алар ирләргә кушылып намазны укыса ярыймы

Әлеге сорауларга «Җәмигъ» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә. 👇👇

– Мәчеттә җыелып Җеназа намазын укыганда хатын-кызлар артта басып тора. Алар ирләргә кушылып намазны укыса ярыймы? Ярамаса ниш­ләргә тиешләр?

– Хатын-кыз Җеназа намазында катнашмый.

– Яңа туган баланың кискән тырнагын сак­ларга ярыймы? Безнең якта аны кәгазьгә төреп, китапка тыгып куялар.

– Шәригатьтә яңа туган баланың тырнакларын саклау турында әйтелгән сүз юк. Шулай да, тырнак, чәч белән сихер ясаучылар байтак. Тырнакларның явыз ниятле кешеләр кулына эләгүен булдырмас өчен, аларны җиргә күмү яки яндыру хәерлерәк.

– Намаздан соң тәсбих урынына кул чугын куллану дөрес­ме? Сул кул белән тартырга ярамый дип тә әйтәләр. Ачыклык кертсәгез иде.

– Әлбәттә, уң кулыңны куллану киңәш ителә. Ләкин, кайвакыт шайтанның вәсвәсәсе (коткысы) аркасында без зикернең кабатлау санын бутыйбыз. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Дәхи кеше бары тик үзе омтылган нәрсәгә генә ия булыр», – диде. Шуңа күрә, санаганда хаталар ясамас өчен, сул кулыгызның бармакларын куллансагыз була, бу диндә тыелмый.

Әңгәмәне Илсөя
Садыйкова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев