Лилия Хәмитова сәхнәдән китәме?
Җырчы һөнәрен алыштырган.
Җырчы Лилия Хәмитова ире белән Казан үзәгендә кием кибете ачкан. Хәзер ул шунда эшли.
- Винарис белән Казанда киемнәр кибете ачтык. Әкренләп бу эшкә дә ияләшәбез. Әнием кибетче иде, аның осталыгы миндә дә чагыладыр, дип уйлыйм. Сменалап, 3 көн – мин, 3 көн башкалар эшли. Сату эше дә күңелле икән, – дигән җырчы «Ирек мәйданы» гәзитенә.
Җырчыга иҗатта да, яңа эшендә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев