Лагерь отрядлары өчен батырлык һәм патриотизм дәресе үткәрделәр
«Мирас-Наследие» балалар сәламәтләндерү лагеренда Россия ЭЭМ Яшел Үзән районы буенча Иҗтимагый совет әгъзасы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар музее җитәкчесе Руслан Хәсәнов батырлык һәм патриотизм дәресе үткәрде.
Лагерь отрядлары өчен сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар музее кораллары һәм кирәк-яраклары күргәзмәсе оештырылды. Балалар корал төрләре турында мәгълүмат алды, хәрби җиһазларны киеп карады, "Солдатка хат" акциясе кысаларында СВО сугышчыларына теләкләрен яздылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев