Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кызыл Яр авылында торак йорт янган

Узган атнада янгын сүндерү хезмәтенә 10 янгын чыгу очрагы турында хәбәр иткәннәр.

Шуларның 5есендә чүп-чар, коры үлән һәм чүп контейнерлары янган.

Заикин урамындагы йорттагы бер бүлмәдә, электр үткәргечендәге кыска ялганыштан, су җылыткычына ут капкан һәм стенага зыян килгән.

Васильевоның «Весна» бакчачылык җәмгыятендә, мич якканда, янгын куркынычсызлыгы кагый­дәсен үтәмәүдән ут чыгып, мунчаның 16 квадрат метрына зыян килгән.

Кызыл Яр авылының Набережная урамында, электр җиһазыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәсен бозу фаҗига чыгарган. Бу очракта торак йортның 63 квадрат метрына зыян килгән.

Кызыл Яр авылының «Атмосфера» бакчачылык җәмгыятендәге өйнең морҗасы төзек булмау сәбәп­ле, янгын чыгып, түшәм белән стенасына зыян китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев