«Кызы һәм оныгы яраланды» - Данир Сабировның терәлеп торган күршесе янган
Татарстанның атказанган артисты, пародияләр остасы Данир Сабиров күңелсез хәбәр белән уртаклаша.
Ирек абый исемле ут күршеләре булып яшәүчеләрнең гаиләсендә янгын чыккан. Кызы белән оныгы да зыян күргән. Бу хакта артист үзе хәбәр итә.
Куркыныч кадрлар белән ул телеграм-каналында бүлешә һәм болай дип уртаклаша: «Аллам сакласын, бу арада гел ниндидер вакыйгаларга юлыгып торам. Иртән уяндым да, күреп алдым. Менә күрәчәгең булса… Күршем Ирек абыйга бик авыр инде. Кызы һәм оныгы яраланды. Йортлары һәм ике машинасы янып бетте. "Җил булса, сезнең йортыгыз да янар иде", - дип әйттеләр янгын сүндерүчеләр. Аллаһ саклады. Булдыра алганча күршеләремә бергәләп ярдәм итәрбез инде язылучыларым», - дип яза Данир Сабиров.
Чыганак- фото:Туйлар.ру татарские свадьбы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев