Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

«Кыздан туган оныклар якынрак буламы?»

Нигә кайбер әби-бабайлар кызларының балаларына аеруча якын була икән? Бу чыннан да табигый хәлме, әллә гаиләдәге мөнәсәбәтләргә бәйлеме?

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Нигә шулай икән ул?

Без гаиләдә дүрт кыз үстек. Барыбыз да гаиләле һәм икешәр-өчәр балабыз бар, шөкер. Ике яктан да дәү әниле, дәү әтиле барлык оныклар да. Әмма менә бер кызык хәлне күзәтәм тормышлы булганнан бирле: дүртебезнең дә балалары безнең әти-әниләрдә гел. Бөтен каникулларны, бәйрәм ялларын һаман бездә үткәрәләр, безнең якка һәрвакыт кайтырга атлыгып торалар. Нигә шулай икән ул?

Ун онык – алты малай һәм дүрт кыз – һәр җәйдә әти-әни йортында мәш киләләр. Бертуганнардай дус булып үсәләр. Әти дә, әни дә аларны буш тотмый, уйнап, телефон карап кына утырмыйлар беркайчан да. Чүбен дә утыйлар, суын да сибәләр, терлекләргә печәнен дә алып кайталар, каз-үрдәк-чебешләрне дә ашаталар, өйләрне дә, ишегалларын да чистартып, җыештырып торалар. Үскән саен катлаулырак эшләрдә дә катнаша баралар. Нәкъ безнеңчә, авылча – хезмәтнең нәрсә икәнен белеп үсәләр. Без моңа бик шат. Үзләре дә зарланмый, бер дә шәһәрдә ятасылары килми. Уку елы ахырына җитә башлау белән, үзара телефоннарындагы төркемнәрендә сөйләшеп, кемнең кайчан кайтачагын белешеп куялар.

Быел беребезнең кызы 11нче, беребезнең малае 9нчы сыйныфны тәмамлады. Әй аларның имтиханнары беткәнен дүрт күз белән көтте инде калганнары. Шул хәтле гел бергә булырга өйрәнгәннәр. Әгәр дә әйтсәк: «Бу юлы әтиеңнәр ягына кайтасың», – дип, елый ук башларга мөмкиннәр. Иң күбе, ул якта бер атна торалар, аннары шалтыратып җанга тияләр: «Теге дәү әниләргә кайтарыгыз», – дип.

Нигә алай икән ул?

Иң гаҗәбе – ирләребез ягы әби-бабайлар да улларының балалары дип, безнең әти-әниләр кебек өзелеп тормый. Исләре китми аның кадәр. Әллә нигә бер кайтып китсәләр дә, күңелләре була. Аларның шундый мөнәсәбәтен безнең балалар да тоя бит.

Хәтта: «Нигә алар безне теге дәү әниләр кебек яратмый?» – дип әйткәннәре дә бар. Кайвакытта балаларны берәр атнага алып калсыннар дип шалтыратканда: «Юк, карый алмыйбыз әле бу арада, фәлән эш бар, авырып торабыз, алып кала алмыйбыз», – дигән очраклар да булгалый.

Шаккатабыз инде.

Ә безнең әти-әнинең гомер буе шулай әйткәннәре булмады. Әле хәзер инде балалар зур, артык карарга да кирәкми. Ә бит иң кечкенәләренә ике яшь тә тулмаган чакларда да алып калдылар: «Бер-берләрен карарлар шунда», – дияләр иде. И, җаннарым да инде, сау-сәламәт кенә була күрсеннәр, озын гомерле булсыннар. Әби-бабаларының мәхәббәтен тоеп үскән оныклары да алар өчен өзелеп тора бит.

Әнигә күзенә операция ясаткан идек. Аны бер эшкә якын китермиләр: «Дәү әни, үзебез», – дип кенә торалар. Әни безгә сөйли, үзе елый оныкларының шулай кадерләвеннән.  Малайлар дәү әтиләре янында бөтерелеп кенә йөри, бөтен эшен бергәләп башкаралар. Каникул ахырында ел саен балаларны елап озатып калалар: «Икәү генә калдык, нишлибез инде хәзер?» – дип. Алар белән телефоннан да озаклап сөйләшәләр. Ә ирләребезнең әти-әнисе белән алай түгел.

Каенанамнарга үпкә дә, ачу да юк анысы. Шөкер, дәү әни-дәү әти мәхәббәтендә коеналар алар, әти белән әнигә рәхмәт. Әмма балалар аерманы бик нык сизә һәм күрә. Чөнки кызларының балалары гел аларда. Аларны күпкә катырак яратканнарын да күрәләр, төрле-төрле уенчыклар, матур күлмәкләр, бүләкләр алганнарын да беләләр. Тегеләре дә бала бит, мактаналар.

Минем бу хатны зар дип уйлый күрмәгез тагын, юк. Бары тик кыз белән улларның балаларына карата яратуның төрле булуы кызык һәм гаҗәп. Моны ирләребез дә белә, әлбәттә, шундый аерманы сизмәскә юләр түгел бит инде алар. Кыздан туган оныклар шулай якын буладыр, күрәсең...

Исемем редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев