Кышкылыкка солянка
РЕЦЕПТ
Солянка әзерләү өчен:
- 2 кг кәбестә,
- 2 кг помидор,
- 1 кг суган,
- 1 кг кишер кирәк булачак.
Суганны турыйбыз, кишерне кыргычтан уабыз, шуңа 0,5 литр көнбагыш мае, 2 аш кашыгы уксус, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 10 данә кара борыч, 5 лавр яфрагы салып бер сәгать пешерәбез.
Теләгән кеше солянкага гөмбә дә сала ала. Әмма аны салганчы, 15 минут пешереп, суын түгәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев