Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күршеләре әниләренә әверелгән

«2000 елларда, миңа – 6, энемә 3 яшь булганда әти-әни чын-чынлап эчкечегә әверелде»

«Опека безне алмады, чөнки монда бернинди криминаль әйбер дә күрми иде. Без энем белән һәрвакыт урамда йөри идек. Шул чакта күршедә бер апа барлыкка килде. Ялгыз хатын, 40 яшьләр тирәсендә иде ул. Ул бу хәлләрне күреп, безне кызгана иде.

Әти-әни үзләрен дә белмәслек чиктә исерек булганда без аңарда куна кала башладык. Соңрак ул фатирында безгә бүлмә ясап куйды. Без анда яши башладык, дисәм дә була.

Әни боларның барысын да белә иде, әмма аңарда безнең кайгы булмады. Тора-бара күрше хатыны безнең өчен Оля-әнигә әверелде. Ул безне мәктәпкә дә җыя, илтеп тә куя иде. Хәтта чыгарылыш кичәсендә дә янәшәдә ул булды. Документлар буенча ул безгә беркем түгел. Әмма ул безгә чын әни иде. Хәзер шушы әнинең дүрт оныгы бар».

Социаль челтәрләрдәге хат бу. Чыннан да, фәрештәләр янда була диләр бит.

kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев