Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Күрше төбәктә әби кеше, килененнән көнләп, йортка үт төрткән

***

Марий Эл Республикасының Морки районында суд үз оныгын үтерүдә һәм башка җинаятьләрдә гаепле дип табылган хатын-кызга хөкем карары чыгарды. Бу хакта республика Тикшерү комитетына сылтама белән «Про Город» порталы яза.

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның 9 октябрендә Морки бистәсендә исерек хатын-кыз килене йортында кунак була. Ул бергә яшәгән ир-атын килененнән көнләп, йорт хуҗабикәсе белән талашып китә. Барысы да йоклап киткәнне көтеп, әби юрганга ут төртә һәм үз өенә кайтып китә.

Янгында йорт тулысынча янып беткән, 2 олы кеше һәм 3 бала чыгып котыла, әмма 2 яшьлек бала сөрем газы белән агуланып үлә. Гаиләгә 190 меңнән артык зыян килә.Тикшерү җыйган дәлилләр – зыян күрүчелә

рнең һәм шаһитларның күрсәтмәсе, экспертизалар әбинең гаепле булуын раслый.

Суд хатын-кызны 1 ел да 6 айга иреген чикләү һәм 15 елга гомум режимдагы колониягә җибәрү карары чыгарды. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Фото: Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү комитеты Телеграм-каналындагы видеодан скриншот

Видео: Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү комитеты Телеграм-каналыннан

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев