Күптән көтелгән табиб
Октябрьский поселогында яшәүчеләр бер елдан артык амбулаторияләренә табиб-терапевт килүен көтте.
Кирәк булганда, поликлиникага Васильевога барырга туры килә иде.
Яшь табиб килгәч, барысы да үзгәрде. Көздән бирле биредә Мари дәүләт университетының медицина институтын тәмамлаган Рүзәл Илфат улы Абдулхаков кабул итә. Яшел Үзән егете эш урынын өенә якынрак урыннан сайлаган. Әгәр табиб авыл җирлегендә кимендә биш ел эшләсә, бер тапкыр миллион сум акчалата түләү каралган «Земский доктор» программасы буенча эшли.
- Мине коллективта бик җылы кабул иттеләр. Биредә яшәүчеләр дә әйбәт. Минем участокта якынча 1400 кеше. Иртән кабул итәм, төшке аштан соң чакыруларга йөрим. Әлегә мин монда электричкада киләм. Документлар җыям, тиздән хезмәт урынымнан торак алырмын дип өметләнәм, - дип уртаклашты Рүзәл Абдулхаков.
Авыл халкы терапевтның килүенә шатлыгын яшерми дә. Хәзер сәламәтлегебез өчен кайгыртучанлык һәм ышаныч тоябыз, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев