Күп ятимнәр кочып елый ана каберен...
Исән чакта аналарның Нигә белмибез соң кадерен?!
Ана өчен иң якыны бала
Аналары үлгән күп ятимнәр,
Кочып елый ана каберен.
Ә без исән чакта аналарның
Нигә белмибез соң кадерен?!
Кем өчендер якын үз каласы,
Ә кемгәдер якын даласы.
Ана өчен исә иң якыны,
Иң газизе – үзенең баласы.
Гыйбрәтләнер хәлләр бик күп бездә,
Кирәк түгел ерак барасы.
Исереп, акча даулап анасыннан,
Үтереп ташлый газиз баласы.
Гомер уза аккан су шикелле,
Сезнең дә чигәләр агара.
Нинди бала үстерәсең бүген,
Картайгач үзеңне карарга?
Үсеп җиткәч, таралалар читкә,
Бәхет эзләп ерак җирләргә.
Ялгыз ана көтә балаларын,
Алар кайтмый, хәтта, җирләргә...
Картлык – шатлык түгел, дигән сүзләр,
Йөремәсен безнең тирәдә.
Ата-ана олы шатлык булып,
Утырырга лаек түрләрдә!
Мәрьям Ситдыйкова.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев