Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күп балалы хатын-кыз 1,5 яшьлек кызын кыйнаган һәм бакчада күмеп куйган

Хәзер ул СИЗОда утыра.

Чит ил гражданкасы, күп балалы хатын сабыйны бер сәбәпсез кыйный, аннары бакчада күмә. Бу хатынны үз баласын җәзалауда гаеплиләр. «Көн саен температура, дару бирмиләр, өйгә шалтыратырга рөхсәт итмиләр», – дип зарлана ул адвокатына.

Ә беренче суд утырышына дискотега килгән кебек килә: челкасын ясаган, чәчен койрыклар итеп куйган, бизәнгән. Ә ярты ел элек интернетта таралган видеода ул милли баш киеме кигән, баласын бакчада җирләп йөри.

Челтәрле җәймәгә төрелгән бала мәетенең башында гематомалар күренә. Икенче язманы карагач, хокук саклаучылар бу гематомалар каян барлыкка килгәнен ачыклый. Кадрларда кызны йөрергә өйрәтәләр, сабыйга сугалар, бәрәләр, акыралар.

Хатынны тоткарлыйлар, бала мәетен казып алалар, экспертизага тапшыралар.

«Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның июненнән августына кадәр 1,5 яшьлек баланы тәрбияләүче анасы системалы рәвештә физик һәм әхлакый җәзалый, кыйный. 2021 елның августында сабый үлә, әнисе медицина оешмасына бармый, баланы үзе җирләп куя», – дигән тикшерүчеләр.

Хатынга «Җәзалау» маддәсе буенча гаепләү белдерелә. Ул гаебен өлешчә таный. Аның балигъ булмаган яшьтәге тагын балалары бар. 20218 елда туган баласын социаль үзәккә алып киткәннәр. Тагын 3 баласын чит илгә анасына озатканнар.

Гаилә башлыгын хатынын тоткарлаганчы ук туган ягына җибәргәннәр.

Җинаять эшен карау дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев