Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күкләр кемгә ярдәм итә?

Авыл аша башка төбәктән чума эпидемиясеннән качып баручылар уза. Күбесе ачлыктан хәлсезләнеп беткән һәм хәер сораган, әмма авыл халкы өйләрен зарарсызландыру өчен төтен җибәргән һәм ишек-тәрәзәләрен бикләп куйган. Бары тик бер крес­тьян гына түзмәгән. Ул үз сараеннан берничә капчык он алып кергән дә хатынына ипи пешерергә боерган.

«Мондый бәлагә тыныч кына карый алмыйм, хет нәрсә белән булса да булышыйм», – дигән. Хатыны ипи пешерә башлаган, ә ир җылы икмәкләрне урамга алып чыгып, ачлыктан интегүчеләргә тараткан.
Бер карт аңа ипигә алмашка бер капчык сузган һәм:
– Ал, игелекле зат. Мин өйдән киткәндә әлеге капчыкны алып өлгердем, тик гаиләм үлде һәм аның миңа кирәге калмады.

Карт икмәкне алып, елап җибәргән һәм алга таба атлаган. Крестьян авыру йоктырудан куркып, капчыкны сарай чатына ташлаган. Качаклар агымы бик зур булган һәм крестьянның оны беткән. Ул тегермәнгә барып, утырту өчен запаска калдырган бөртекләреннән он чыгарткан.
– Син акылдан шаштыңмы әллә? Үзегез ничек яшәрсез соң? – дигән аңа күршеләре.
– Минем өем һәм гаиләм бар, ә бу бәхетсезләрнең бернәрсәләре дә юк. Аллаһка догада булыйк, бәлки ул безгә ризык һәм ярдәм җибәрер, – дип җавап биргән ир.

Әмма аңа кышын ипине үлән белән бергә-бер кушып пешерергә туры килгән. Бервакыт хатыны сарайны җыештырганда чатлыкта ниндидер капчык тапкан.
– Ирем, кара әле, монда ниндидер ташлар бар! – дип кычкырган.
– Аны миңа бер карт ипи өчен калдырды. Күр әле, бу бит кыйммәтле ташлар! – дигән крестьян исе китеп.
Ир белән хатын аларга ашлык, ат сатып алган, бөтен авыл халкына булышкан. Сезгә байлык каян килде, дигән сорауга хатын һәрвакыт: «Игелекле кешегә күкләр дә ярдәм итә», – дип җавап биргән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев