Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәребездә күгәрченнәр авырыйлар икән дигән сүз таралды

Күгәрченнең шактый куркыныч кош булуын күпләр онытып та җибәрә.

Алар үзләрендә 90га якын төрле авыруларның чыганагын йөртә ала. Кешегә күчә торганнары да бар. Шулай ук, шәһәр күгәрчене күп кенә паразитларны — кандала, борча, талпаннарны тарата. Аларның гел чүп оялары янында очулары да уйга салырга тиеш инде. Шуңа да кеше күп йөри торган урыннарда ашатучыларга шаккатам. Балалар белән дә курыкмыйлар бит. Бу көннәрдә юлда үлеп ятучы кошлар бик еш очрады. Авырыйлар икән дигән сүз дә таралды. Якын килмәскә, тотмаска кирәклеген балаларыгызга кисәтеп куйсагыз иде. Тынычлык һәм бәхет кошы дияргә яратсак та, ерак торуыбыз хәерле.

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев