«Коточкыч тавышлар ишетелә». Иртәнге янгында бала һәм аның анасы вафат була
***
Хабаровск өлкәсендәге «Восход» бакчачылык ширкәтендә яшәүчеләр таң белән коточкыч тавышлар ишетеп уяна. Шәхси йортларның берсендә янгын чыга, һәм бала белән хатын-кыз һәлак була. Тагын 2 кеше имгәнә, аларны хастаханәгә озаталар.
Тикшерү башлана. Белгечләр сүзләренчә, һәлак булган малайга 4 яшь була, 8 яшьлек бала белән тагын бер хатын-кыз хастаханәгә озатыла.
Вафат булучы хатын-кызга 38 яшь, хастаханәгә эләккән 52 яшьлек хатын-кыз – өй хуҗасы. Ул бер малайны уттан алып чыгарга өлгерә.
Урынга янгын сүндерүчеләр килгәндә, өй инде дөрләп яна һәм җимерелеп төшә. Янгынны 5 сәгать чамасы сүндерәләр. Ут 76 квадрат метр мәйданга тарала.
Якынча версия буенча, янгын электр җиһазлары төзексез булу аркасында килеп чыга. Хуҗалар өйне электр җылыткычлар белән җылыткан була.
Фото: https://27.mchs.gov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев