Коточкыч авария нәтиҗәсендә 7 яшьлек малай һәлак булган
Инцидент 2 декабрь кичендә Казанның Чуйков һәм Бондаренко урамнары киселешендә була.
Малай кинәт светофорның кызыл сигналына юлга йөгереп чыга һәм «Хавал» каршеринг автомобиле көпчәкләре астында кала.
Баланы ашыгыч ярдәм алып киткәндә, ул әле аңында була, әмма, кызганычка каршы, ике сәгатьтән соң балалар республика клиник хастаханәсендә вафат була.
23 яшьлек машина йөртүченең, Казан ДАИ мәгълүматлары буенча, соңгы ике елда шәхси «Лада Приора»сында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 140 очрагы теркәлгән. Моннан тыш, 12 ноябрьдә суд приставлары аның машинасын штраф түләмәгән өчен штрафстоянкага җибәргән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев