Королев урамындагы янгында 52 яшьлек ир-ат чак кына үлми кала
Бүген төнлә Яшел Үзәннең Королев урамындагы 9нчы йортта яшәүчеләр 4 кат тәрәзәсеннән төтен чыкканын күреп ала һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта, шунда ук фатир эчендә кеше калырга мөмкин булуын аңлата.
Янгын сүндерү хезмәткәрләре килгәндә, фатир ишеге ачык була. Ир-ат зал бүлмәсенең идәнендә табыла. Аны, урамга коткару җайланмасы ярдәмендә чыгарып, табибларга тапшыралар. Ир-ат янучы җайланмалар исеннән агулана. Хәзерге вакытта ул Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә дәвалана.
Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр бу йортта яшәүче тагын берничә кешене эвакуацияли, кайберләре мөстәкыйль рәвештә бинадан чыга.
ЗМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең якынча мәгълүматлары буенча, янгынның сәбәбе – зыян күргән фатир хуҗасының тәмәке тартканда саксызлыгы. Ир-ат, күршеләре сүзләренә караганда, берүзе яши һәм еш кына исерткеч эчемлекләр белән мавыга.
Бу янгын нәтиҗәсендә фатирда җиһазлар яна һәм 5 кв. метр мәйданга зыян килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев