Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Консультатив-диагностик поликлиника хезмәткәрләре сәламәтлек саклау ветераны - Наҗия Шәрәп кызын юбилее белән котлады

Наҗия Шәрәп кызы Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә табиб онколог-гинеколог булып 1974 елдан бирле эшләгән. Аның гомуми хезмәт стажы 55 ел!

Шәйхилисламова Наҗия Шәрәп кызы Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә табиб онколог-гинеколог булып 1974 елдан бирле эшләгән. Аның гомуми хезмәт стажы 55 ел!

Наҗия Шәрәп кызы Яшел Үзәннең бала тудыру йортында, онкология бүлегендә, консультатив-диагностик поликлиникада эшләгән. Озак еллар дәвамында шәһәр һәм районның онкология хезмәтен җитәкләгән, онкоавыруларны дәвалау буенча алдынгы идеяләрне һәм технологияләрне гамәлгә керткән.

30 ел дәвамында табиб Яшел Үзән медицина училищесы студентларына да үзенең бай профессиональ тәҗрибәсен тапшырган, ЗЦРБ яшь белгечләренең остазы булган.

Былтыр Наҗия Шәрәп кызы Татарстан Республикасының мактаулы Сәламәтлек саклау ветераны исеменә лаек булган иде.

ЦРБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев