Комаров урамында классташлары 10 яшьлек яшүсмерне кыйнаган
Яшәеш

Комаров урамында классташлары 10 яшьлек яшүсмерне кыйнаган

02.09. – 08.09. атнасында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 1019 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 571е – шәһәрдә, 448е – районнан булган. 396 кешене госпитализацияләгәннәр: 255е – шәһәрдән, 141е – районнан.

Зур Ключи авылында билгесез затлар 34 яшьлек, ә шәһәрнең К.Маркс урамындагы балалар бакчасы янында 60 яшьлек, Королев урамында 30 яшьлек хатын-кызны кыйнаганнар. Беренчесе баш мие селкенүе белән госпитализациядән баш тарткан, икенчесен – битендәге күп санлы яралар, өченчесен сынган кабыр­галар белән, травматология бүлегенә китергәннәр.

Комаров урамында классташлары 10 яшьлек яшүсмерне кыйнаган. Баш мие селкенгән малайны медиклар район үзәк хастаханәсенең травматология бүлегенә алып килгән.


Нет комментариев