Көймәдә салкын диңгездә ике ай адашып йөргән Михаил Пичугинның хәле ничек?
Үле ике гәүдә белән ачык диңгездә ул 20 көн үткәрә.
Ачык диңгездә ике ай адашып йөргән Михаил Пичугинны бу атнада сырхауханәдән чыгарганнар. Моңарчы аңар сыек ризык кына ашатканнар. Хәзер инде организмы катырак ризыкны да кабул итә ди. Ир-атның хәле яхшыра. Моны киемендәге язуы да кычкырып тора: «Я выжил там, где мамонты замёрзли. Магадан».
Башка сыймаслык бу хәл турында күп матбугат чаралары язды. Шул исәптән “Матбугат.ру” да. Михаил, аның бертуганы һәм бертуганының яшүсмер улы резин көймә белән Охот диңгезенә чыга. Моторлары ватылу сәбәпле җил һәм дулкыннар аларны сулык уртасына алып китә. Өч кешенең берсе генә исән – Михаил. Аның ике туганы җан тәслим кыла. Үле ике гәүдә белән ачык диңгездә ул 20 көн үткәрә. Сәяхәткә ике ай булды дигәндә Михаил Пичугинны балыкчылар табып ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев