Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Клиник үлем» кичергән хатын-кыз җирләр алдыннан уянган

«Без аны җирләргә әзерләндек»

Бөек Британиядә 32 яшьлек хатын-кыз баш мие үлгәннән соң кисәк кенә аңына килгән. Табиблар аны тормышны тәэмин итә торган системадан аерырга җыенган, туганнары исә җирләүгә әзерләнгән.

Эмма Прайс исемле хатын, эштә кыерсытуга чыдый алмыйча, гомерен өзмәкче була. Ләкин аны хастаханәгә китерергә өлгерәләр. Аннары ул ясалма комада ята, табиблар «клиник үлем» диагнозы куя. Тик могҗиза була: Эмма теге дөньядан кабат әйләнеп кайта.

- Без аны җирләргә әзерләндек, дүшәмбегә планлаштырдык. Аннары ул күзләрен ачты, без кабат елаша башладык, бу юлы шатлыктан еладык, – ди Эмманың 56 яшьлек анасы.

Эмма уяна, 30 минут дәвамында үпкәләрне ясалма җилләтә торган аппаратсыз сулыш ала. Хәзер ул туганнарына һәм табибларга сигналлар бирә, тик аралаша алмый – сорауларга җавап биреп, башын гына селкетә.

Туганнары сүзләренчә, табиблар, аның баш миенә шактый зыян килгән, дип саный, исән кала алмас, дип уйлый. Хәзер туганнары Эмманы өйгә алып кайту мизгелләрен көтә.

Татар тудей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев