Китаплары – пулеметтан аткан кебек
Яшәеш

Китаплары – пулеметтан аткан кебек

Олы Ачасырда туып-үскән, хәзер Яшел Үзәндә яшәүче Госман Вәлиуллин шигырьләрен бер-бер артлы дөньяга чыгара.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Иҗат чишмәсе башланганга берничә ел гына булса да, шагыйрьнең инде дүртенче китабы басылып чыккан. Ә бишенче җыентыкка шигырьләре әзер дә диярлек.
Госман Вәлиуллин шигырьләренең үзеннән-үзе күңелдә тууын әйтә. Аларга туган як, әти-әни, туган нигез, мәхәббәт, тормыш һәм кешенең күңел кичерешләре сыйган.

«Шигырьләремдә мин ничек бар – шулай: ихлас һәм эчкерсез», – ди ул.

Райондашыбызга иҗат чишмәсенең саекмавын, яңа шигырьләр һәм китаплар белән укучыларын сөендереп торуын телибез! Аллаһ бирсә, көзен бишенче китабын да кулга алырбыз. 


Нет комментариев