Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Киләчәктә бу балалардан ни көтәргә? Хәзер инде урамга чыгарга куркыта

Эчеңне кайда бушатыр идең…

Бу җәй көннәрендә Алтынов паркы янында яшәү мөмкин түгел. Яшәү генә түгел, йөреп тә булмый хәтта. Бала-чага чыр-чуыннан, тәртипсезлегеннән, акырышу-бакырышуыннан туеплар туктыйсың. Әлеге караучысыз, теләсә-ничек йөргән балаларга каникулда лагерьлар юкмы икән дигән сорау туа. Укучы яшүсмерләрнең күбесе бәйдән ычкынган кебек бит. Мәктәпләрдә аларны укытучылар ничек тыеп торадыр, анысы тагын икенче сорау. Тупаслар, һәр сүз саен «мат-перемат», өлкәннәрне хөрмәт итмиләр. Киләчәктә бу балалардан ни көтәргә? Әти-әниләр аларны бер сүз әйтми генә иркәләп үстерәләрме шулай? Бик кызганыч! Ә инде аларның аягы астындагы тәгәрмәчле такталары – менә анысы икенче проблема! Самокат дигән әйберләренә парлап-парлап басып йөреп, сине бәрдертеп китәргә дә күп сорамыйлар. Хәзер инде урамга чыгарга куркыта. Кисәтү дә ясап булмый, үз адресыңа ниләр генә ишетмәссең. Ни хәл бу? Парк-урамнардагы яшьләрнең тәртибе өчен кем җавап бирә? Сорауларны сезгә бик күп бирдем, аптыраганнан инде. Әле дә сезнең «Әйтәм әле» бар. Эчеңне кайда бушатыр идең…

 

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев