Кибеттә калдырган чеклардан мошенниклар файдалана ала
Кибеттә товар сатып алганнан соң, чекларны кассада калдырмагыз.
Беренчедән, алар сыйфатсыз әйберне кире кайтару өчен кирәк. Икенчедән, сезнең чектан мошенниклар файдалана ала. Мәсәлән, шул ук чек ярдәмендә кибеттән товар урлый алалар. Өченчедән, банк картасы аша әйбер сатып алганда, чекларда мошенниклар өчен кирәкле мәгълүмат кала.
Чекта картаның соңгы дүрт саны һәм сатып алучының исем-фамилиясе күрсәтелә. Бу мәгълүмат мошенникларга картадан акча урлау өчен җитми, билгеле. Әмма алар аны банк исеменнән телефоннан шалтыратуларда бик оста файдалана ала. Картаның соңгы дүрт санын һәм исемегезне атап, моңа ышандыра, үзләренә кирәкле мәгълүматны белә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев