Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КФУ профессоры август башында аномаль эсселек турында кисәтте

Августның беренче декадасында шәһәрдә һава температурасы климат нормасыннан югарырак булачак.

Бу хакта “Татар-информ"га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
 

"Нормада җәйнең соңгы аенда Казанда һаваның уртача айлык температурасы 18-18,5 градус тәшкил итә. Уртача айлык явым-төшем нормасы якынча 70 мм тәшкил итә. Әмма бу декада шәһәрдә климат нормасыннан 2-3 градуска җылырак булачак», - диде ул.
 

Яңа атна Татарстанда бераз суыту белән башланды, ләкин ул кыска вакытлы булачак. Россия Гидрометы фаразлавынча, сишәмбедән Казанда температура әкренләп күтәреләчәк. Атна ахырына шәһәрдә көндезге сәгатьләрдә һава 30-32 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев