Казанның күпфатирлы йортында газ саркып торган
Казанның Ватутин урамы, 1нче йортта эчке газүткәргечнең герметиклыгы бозылу аркасында газ саркып торган.
Авария хезмәтләре газ белән тәмин итүне вакытлыча туктаткан, 3 фатир гассыз калган.
Фатирда яшәүчеләргә газ белән тәэмин итүне төзексезлек бетерелгәннән һәм барлык фатирларда җиһазлар тикшерелгәннән соң гына торгызырга вәгъдә итәләр.
Йорттагы газ җиһазларына соңгы техник хезмәт күрсәтү датасы – 21 май аеруча игътибарга лаек. Торак инспекциясе инде хезмәт күрсәтү ничек башкарылуын һәм газ саркып торуның нәрсә белән бәйле булуын ачыклау өчен тикшерү башлады.
Новости Татарстана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев