Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда зур алабай өч баласы белән урамда баручы хатынга һөҗүм иткән

Гаиләнең бу вакытта кибеттән кайтып килеше була, кинәт балаларга агрессив эт бәйләнә башлый. Ул каяндыр ишек алдыннан йөгереп чыга.

Балаларны саклау өчен хатын кулындагы кечкенә этен (шпиц) җиргә җибәрергә мәҗбүр була. 

Алабай шунда ук кечкенә эткә ташлана, аны селкетә-селкетә өзгәләргә тотына. Этнең хуҗасы бернәрсә дә эшли алмый, алабай шпицны өстерәп алып китә. Кечкенә эттән бары кар өстендә кан эзләре генә кала.

Иң кызганычы бу хәлләр барысы да, кечкенә балалар күз алдында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев