Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казанда үги ата кечкенә кызын көчләгән

Ир-атка җинаять кодексының берьюлы ике маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

Җинаять турында узган елның сентябрь башында ук билгеле була. 43 яшьлек ир-ат үз өендә 12 яшьлек үги кызын көчли. Ир-атны кайнар эз буенча тоткарлыйлар. Шул ук вакытта көчләү турында җинаять эше кузгаталар, дип яза KazanFirst.

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ир-атка инде икенче җинаять эше кузгатыла. Бу юлы, чыганак мәгълүматлары буенча, сәламәтлеккә авыр зыян китергәне өчен. Көчләгәннән соң кызның психикасы белән авыр проблемалар башлануы ачыклана. Аңа озак вакыт дәвалану курсы узарга кирәк булачак.

Билгеле булганча, көчләүче ерак араларга йөрүче (дальнобойщик) булып эшли. Ә ул көчләгән сабый – аның үги кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев