Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең эскиз проектына халыкара конкурс игълан ителде

Бүген, 1 апрель көнне, Казанның Җәмигъ мәчете эскизына халыкара конкурс игълан ителде, ул өч ай дәвам итәчәк. Оештыручысы «Игелек-Доброта» җәмгыятенең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү республика фонды. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә фондның башкарма директоры Илнур Рәхимов сөйләде.

 "Катнашуга гаризалар 15 көн эчендә кабул ителәчәк. Сигезенче июльдә без әлеге конкурска нәтиҗә ясарга планлаштырабыз», - диде спикер.

 

Җиңүчеләрне жюри сайлаячак, өч призлы урын планлаштырылган. Җиңүче 2,5 млн сум алачак, икенче урынга - 1 млн сум, өченче урынга - 500 мең сум. Конкурста катнашуга халыкара, Россия һәм Татарстан архитекторлары командалары чакырыла, катнашучыларның географиясе чикләнмәгән.

 

Конкурс комиссиясенә әйдәүче архитекторлар, мөселман руханилары, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, профильле белгечләр керәчәк.

 

Илнур Рәхимов билгеләгәнчә, Җәмигъ мәчете Казанга килүче туристларны җәлеп итүнең тагын бер ноктасы булачак.

 

Казан Җәмигъ мәчете комплексын төзү Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан 2022 елда уздырыла торган төп чараларның федераль планына кертелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев