Казанда тукталышта торган кешеләр өстенә «ГАЗель» менгән
Казанда Җиңү проспекты һәм Дубравная урамы киселешендә трамвай юлларында юл-транспорт һәлакәте булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «ГАЗель» тукталышта торган кешеләр өстенә менгән. Бер кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр дә бар, дип хәбәр итә «Татарстан24».
Бу сәбәпле 5, 5а, 7 трамвайлар хәрәкәте туктатыла. Бу хакта «Метроэлектротранс» хәбәр итә.
Юлларда бөкеләр барлыкка килгән. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев