Казанда остеопат бүлмәсендә бер яшьлек сабый вафат булган
112 мәгълүматы буенча, фаҗига Әмирхан проспектындагы «Бәйрәмова» Медүзәгендә була.
Самарада яшәүче гаилә баланы дәваланырга алып килә, ләкин табиб процедураларга керешү белән нарасыйның хәле начарлана.
"Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре кечкенә пациентны реанимацияләргә тырышып карый, әмма, кызганычка каршы, ул вафат була.
Тикшерү комитеты саксызлык аркасында үлем китерү буенча җинаять эше кузгатты, прокуратура шулай ук тикшерү үткәрә. Сабыйның гәүдәсе үлемнең төгәл сәбәбен билгеләү өчен экспертизага җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев