Казанда онкология белән авыручыларга психологик һәм юридик ярдәм бирү үзәге ачылды
Казанда «Онкологика» хәйрия фонды үзәге ачылды. Мондый үзәкләр инде Екатеринбург, Краснодар, Түбән Новгород, Самара һәм Санкт-Петербургта эшли.
Бушлай психологлар һәм юристлар консультацияләреннән тыш, үзәк «онкомейтлар» – үзләре онкология авыруын кичергән кешеләр белән очрашулар тәкъдим итә.
«Онкологика» ярдәм үзәгенең Казан координаторы Ләйлә Динмөхәмәтова билгеләп үткәнчә, күпләр өчен мондый мәйданчыкның барлыкка килүе авыру белән ялгыз калмау мөмкинлеген аңлата.
«Кеше онкология авыруына очрагач, диагноз белән бергә күп сораулар, борчылулар һәм билгесезлек барлыкка килә. Хәзер Казанда авырлыкны башкалар белән уртаклашып булырдай урын бар – монда сезгә ярдәм итәчәкләр, терәк булачаклар һәм янәшәгездә булачаклар», – дип белдерә ул.
«Онкологика» ярдәм үзәге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан ш., Әбсәләмов ур., 13, 1нче кат (Ozon ягыннан керү). Ул дүшәмбедән җомгага кадәр 11:00 дән 19:00 гә кадәр тәнәфессез эшли.
Проект Россия Федерациясе Президенты гранты, Президент грантлар фонды тарафыннан бирелгән акчалар исәбенә гамәлгә ашырыла. «Онкологика» хәйрия фонды – бөтен Россия буенча онкология авырулары булган өлкәннәргә һәм аларның якыннарына системалы ярдәм күрсәтүче коммерцияле булмаган оешма.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев