Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда өч бала белән әниләрен машина бәргән: «Өстебезгә ак «Жигули» очканын күрдем

Алга таба берни дә хәтерләмим»

Хатын асфальтта яткан әле бер баласы, әле икенче баласына йөгергәнлеген хәтерләвен әйткән.

Казанның Ломжа урамындагы зебрада 2, 4 һәм 6 яшьлек өч баласы белән машина бәрдергән ана «ГТРК Татарстан»«га үзенең хәле турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, барысы да мизгел эчендә булган.

Борылып караганда өстебезгә ак «Жигули» очканын күрдем. Алга таба берни дә хәтерләмим , дигән 26 яшьлек Сабина.

Ул җирдә яткан әле бер баласы, әле икенче баласына йөгергәнлеген генә хәтерләвен әйткән.

Хәзерге вакытта ана балалары белән хастаханәдә дәвалана. Куркыныч юл-транспорт һәлакәте турында ана күз яшьләрсез генә сөйли алмый.

Аның сәламәтлегенә шактый зыян килгән: тәнендә җәрәхәтләре бар, баш мие селкенгән, битен тегәргә туры килгән. Балаларның бавыр, бөер, талакларына зыян килгән.

— Хәзер балаларның хәле тотрыклы. Аларны реанимациядән гадәти палатага күчерделәр, — дигән хатын.

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев