Казанда метроның дүрт станциясен ачу 2030 елга күчерелде
Яшәеш

Казанда метроның дүрт станциясен ачу 2030 елга күчерелде

Казан метросының икенче линиясенең беренче участогын файдалануга тапшыру вакыты 2027 елдан 2030 елга күчерелде. Сүз дүрт станция турында бара: «ТАССРның 100 еллыгы», «Академическая», «Зилант» һәм «Тулпар». Бу хакта «Реальное время» төзелеш заказчысы – «Главстрой» дәүләт бюджет учреждениесе вәкиленә сылтама белән хәбәр итә.

Срокларны күчерүнең төп сәбәбе – финанслау җитмәү. Элегрәк проектның бәясе 47 млрд сум дип бәяләнгән иде. Әмма төзелеш материалларына һәм эшләренә бәяләр арту сәбәпле, чыгымнар да арткан. Федераль бюджеттан өстәмә финанслау каралмаган, ә республика төзелешкә ел саен якынча бер миллиард сум бүлеп бирә.

Заказчы вәкиле сүзләренчә, проектны тәмамлау өчен өстәмә финанс чаралары кирәк. Әлегә булачак станцияләрдә төп җиһазлар урнаштырылмаган, югары көчәнешле электр линияләре дә үткәрелмәгән.

Шул ук вакытта җир асты эшләре дәвам итә. Хәзерге «Дубравная» станциясе белән булачак «ТАССРның 100 еллыгы» станциясе арасындагы тоташтыру тоннеле якынча 60 процентка әзер. Катлаулы геологик шартлар аркасында төзүчеләр эшләрнең бер өлешен кулдан башкарырга мәҗбүр.

Элегрәк Татарстан хакимияте яңа станцияләрне 2027 елда ачарга планлаштырган иде, әмма бу срок рәсми рәвештә расланмаган. Соңрак 2029 ел варианты да каралды, ләкин аны да тормышка ашыру кыен дип таптылар.

Хәзерге вакытта Казан метросында 11 станция эшли. Аларның соңгысы – «Дубравная» станциясе 2018 елда ачылды.

КП Казань


Нет комментариев