Казанда гомумшәһәр Мәүлите узачак: хаҗга юлламалар уйнатылачак
29 августта Казанда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ мөбарәк тууына багышланган зур гомумшәһәр Мәүлит ән-Нәби узачак.
Чара Иске Татар бистәсендә – Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданда, Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә үткәреләчәк. Оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай мәдәни һәм мәгърифәти программа әзерләгән. Интеллектуаль бәйге нәтиҗәләре буенча ике җиңүче билгеләнәчәк. Аларга хаҗ кылу өчен юлламалар тапшырылачак.
Татарстан-24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев