Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов һәм Казан гарнизонының хәрби прокуроры Мунко Цыренов Казанда дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га Казан гарнизонының хәрби прокуратурасында хәбәр иттеләр.
Прокурорлар очрашуда катнашучыларга алган яраланулар өчен түләүләрне индексацияләү һәм хәрби хезмәт стажын яңадан исәпләү тәртибен аңлаттылар, шулай ук хәрбиләрне кызыксындырган башка актуаль сорауларга җавап бирделәр.
«Прокуратура катнашын таләп иткән мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү чаралары оештырылды», — дип хәбәр иттеләр хәрби прокуратурада.
Татар-информ
Нет комментариев